Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

Алабуга хәрбие иң зур хыялы турында сөйләде

0

«Абдулла» позывнойлы хәрби хезмәткәр Алабугага ялга кайткач, безгә махсус операция зонасында хезмәт итүе турында сөйләде. Пулеметчы ярдәмчесенең күкрәгендә өч медаль балкып тора. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Тумышы белән «Абдулла» Азнакайдан. Армиядә хезмәт иткәннән соң Алабугага күчеп килә, өйләнә. 2022 елның сентябрендә Ватанын якларга — махсус хәрби операция зонасына хәрби бурычларны үтәүгә җибәрелә.Мобилизация башланганнан соң өченче ел китте. Шул вакыт эчендә пулеметчы ярдәмчесе күпне күргән. «Абдулла» ике тапкыр яраланган. Ике очрак та камикадзе һөҗүме белән бәйле һәм бер ай аерма белән килеп чыккан.

Геройның күкрәген өч медаль бизи. 2нче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале «Бык» дип аталган урман полосасын штурмлаган өчен бирелгән. «Дошман урман полосасында «утыра». Без урманны югалтуларсыз яуладык. Нәтиҗәдә, дошман зур югалтулар алды. Моның өчен дәүләт бүләге бирелде», — дип кыска гына сөйли хәрби.

«Өйдә хатыным һәм балаларым көтә. Килеп чыкса, шалтыраталар. Хатлар язалар. Кайвакыт өч айга хәрби бурычларны үтәүгә китәбез — һәм өч ай тынлык. Моңа түзүе кыен. Булдыра алганча хезмәттәшләрем аша исән-сау икәнлегемне хәбәр итәм. Безнең взвод хәрбиләренең тормыш иптәшләре аерым төркемдә үзара аралашып тора. Битараф булмаган кешеләренең гуманитар йөкләре адресатларга барып җитә, аларның ярдәме сизелерлек», – диде ул.

«Өйдән кигән бөтен әйбер сөендерә. Мәсәлән, өйдә тозланган әйберләр, чәк-чәк. Посылкаларда балалар хатлары да килә. Аларны укыганда, күзләргә хәтта яшьләр килә. Шундый җылы һәм күңелне нечкәртә торган алар. Баш өстеннән сиксәнле минометка очты. Куркыныч булды. Аллага шөкер, шартламады. Шуннан соң мин үз-үземә: Алла бар, ышанырга кирәк, дидем. Белгән догаларымны укыйм.

«Геройның иң зур теләге — өйгә кайту. Анда аны бик көтәләр», – диелгән хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ник Кирьос

Кирьос: Нужно чудо, чтобы запястье выдержало Australian Open






Москвич потерял 63 тысячи рублей из-за неподходящего по размеру кольца

В ЯНАО первый в году брак заключили в Музее вечной мерзлоты

Как интересно провести время в Калуге с 6 по 12 января

Сергей Жигунов в Крыму