Татарстан хезмәт министры Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Тәтештә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Бу хакта «Тәтеш таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов белән биредә яшәүче һәм кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек теләделәр һәм Яңа ел бүләкләрен тапшырдылар.
Гаилә елы кысаларында министр учреждение хезмәткәрләрен - күп балалы аналар Ольга Рженеваны, Оксана Катмакованы һәм Марина Хөснетдинованы хөрмәтләде. Аларның балалары дуслары белән концерт программасы тәкъдим итте, әби-бабайларга котлау открыткалары тапшырдылар, соңыннан бүләкләр алдылар.
Шулай ук интернат-йортта ике ир белән хатын яши, аларның адресына да изге теләкләр яңгырады, дип билгеләп үтелә.
Моннан тыш, министр шәхсән үзе тыл хезмәтчәне Елена Кузьминич Нагуськинаны котлады һәм ветеранга озын гомер, тынычлык теләде.