Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

Минтимер Шәймиев узып баручы 2024 ел турында: Казанда дөнья тарихы язылды

0

Узып баручы 2024 елда Казан БРИКС саммитын кабул итте, ул көннәрдә биредә дөнья тарихы язылды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «ГлагоL» басмасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Татарстанның беренче Президенты 2024 елның республикада БРИКС билгесе астында узуын искәртте. Аерым алганда, «сәяси, икътисади, фән, мәдәни, спорт һ.б. өлкәләрдә мөһим, кызыклы һәм уникаль вакыйгалар» булды. Саммит көннәрендә генә дә Татарстан «24 илнең лидерын, 42 делегация һәм 6 халыкара оешма вәкилләрен, 5255 рәсми делегация әгъзасын кабул итте».

«Казанда дөнья тарихы язылды! Бу Россиянең күпмилләтле халкы өчен онытылмаслык соклану мизгелләре һәм горурлык хисләре иде. Әмма шул ук вакытта бу бик зур җаваплылык та!» - дип искәртте Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе бәяләвенчә, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан «үз миссиясен намус белән үтәде һәм бу катлаулы сынауны лаеклы узды». «Шунысы куандыра, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин да шулай дип саный, ул әлеге тарихи саммитны үткәрүдә уңайлы шартлар тудырган өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде», - дип өстәде ул.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, ул якынлашып килүче елдан да «кызыклы вакыйгалар көтә». «Ватанны саклаучылар елы безне кулларына корал тотып тыныч тормышыбызны саклаучылар кебек көчле, бердәм һәм сизгер булырга мәҗбүр итә», - дип ачыклык кертте ул.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 2024 елның 22-24 октябрендә узды. Аның чараларында 35кә якын дәүләтнең делегацияләре катнашты. Вакыйга нәтиҗәләре буенча 13 илгә оешманың партнер илләре булырга тәкъдим ителде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Большой шлем

Александра Панова в паре с Ханьюй Го обыграли дуэт из США в 1/16 финала AO — 2025






По льготной ставке — 6% и ниже. «Выберу.ру» составил рейтинг лучших семейных ипотек за декабрь 2024 года

«Обсудим все направления сотрудничества»: Путин начал переговоры с президентом Ирана

Врио донского губернатора Юрий Слюсарь встретился с аккредитованными в Ростове консулами четырех дружественных государств

Чудом осталась жива: Сотрудник французского посольства гнал по трассе и сбил женщину