Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

Путин махсус операциядә катнашучыларга: Сезнең батырлык һәм кыюлык белән горурланабыз

0

РФ Президенты Владимир Путин Россия халкына Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясаганда махсус хәрби операциядә катнашучыларны «чын геройлар» дип бәяләде. Дәүләт башлыгы мөрәҗәгатен Камчатка һәм Чукоткада күрсәттеләр, биредә инде Яңа ел җитте.

Яңа ел төнендә «хәрби егетләрнең туганнары һәм якыннарының, Россиядәге миллионлаган кешенең уйлары һәм өметләре» хәрби хезмәткәрләр һәм командирлар янында, дип саный Путин.

«Сез – Россияне яклау, халкыбызга тынычлык һәм иминлекнең ныклы гарантияләрен тәэмин итү кебек бөек хезмәтне үз иңенә алган чын геройлар. Без сезнең батырлык һәм кыюлык белән горурланабыз, сезгә ышанабыз!» - дип ассызыклады Президент.

Россия лидеры искәрткәнчә, махсус операция хәрбиләре хөрмәтенә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәм «төрле вакытларда Туган илебез өчен көрәшкән» ата-бабаларыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәтү максатыннан «якынлашып килүче 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде».

«Без – нацизмны җимергән буын балалары, оныклары һәм оныкчыклары. Без ветераннарыбыз васыятьләренә һәм традицияләренә тугры», - дип өстәде Владимир Путин.

Илнең «суверенитетын, иминлеген, мәнфәгатьләрен, ирекле үсешен» яклауга өлеш кертергә омтылу – ул «намус эше», дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы гомумән Россия гражданнарына карата.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина выходит в третий круг WTA-500 в Брисбене после трёхчасовой борьбы






Cервисами коворкинг-центров НКО за год воспользовались 110 тыс. человек

Mash: Седоковой могут предъявить обвинение в заказном убийстве Яниса Тиммы

С 1 марта 2025 года: готовьтесь к новым расходам на отопление!

В Ивановской области азербайджанская диаспора пыталась решить вопрос по уголовному делу мигранта из Азербайджана Аллахвердиева