Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мөфти Гайнетдин һиҗри өч мөбарәк ай һәм милади яңа 2025 ел белән котлады

0

Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе шәех Равил Гайнетдин һиҗри өч мөбарәк ай һәм милади яңа 2025 ел белән котлады. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Кадерле кардәшләрем! Без бәрәкәтле вакыт – мөселман календарендә бер-бер артлы килүче өч ай – раҗәб, шәгъбан һәм рамазан айларына керәбез, әлеге айлар безгә холкыбызны өзлексез һәм даими рәвештә камилләштерергә, рухи яктан чистарынырга һәм Аллаһы Раббыбызга якынаерга дип бирелгән.

2024 елның 31 декабрендә кояш баегач туган раҗәб ае бер үк вакытта Коръәндә хәрам дип билгеләнгән дүрт айның берсе дә. Бу айда һәртөрле гөнаһлы, мәкерле, рәхимсез һәм гаделсез гамәлләрдән аеруча тырышып читләшергә кирәк. Бу мөбарәк айларда безнең бурыч - үз-үзебезне тәрбияләү, моңа фикерләребезне, хисләребезне, ниятләребезне һәм гамәлләребезне начарлыктан, ялганнан, ясалмалыктан, саранлыктан, куркаклыктан арындыру аша ирешелә.

Бары тик Аллаһыга тапшырып, Аңа якынаеп һәм Аның ризалыгына омтылып, йөрәкләребезне очраклы, ясалма, үтеп китүчән һәр нәрсәдән арындыру гына безгә фани дөнья сынауларына каршы торырга эчке ныклык һәм көч бирә, шулай ук ахирәт бәхетенә өметләндерә. Иманлы бәндәсенә Аллаһы Тәгалә фани дөньяда яхшылыкка һәм җәмгыять файдасына хезмәт итәргә, гаделсез һөҗүмнәргә каршы торырга һәм тәкъва тулы шәхес үрнәге булырга көч бирә.

Бәрәкәтле өч айның башы гыйбадәтле тормышның яңа башлангычы буларак кабул ителә. Киләчәктә рухи яктан бары тик үсештә булыр өчен рухи омтылышны күтәрү, эчке дөньяны камилләштерү - мөселманның максаты. Аллаһының рәхмәте, 2025 елда раҗәб ае белән дөньяви календарь елы бер көндә башлана. Һәм һәр яңа елны без, аны мәгънәле итеп яшәргә, бу елны яхшы гамәлләр белән тулыландырырга, аны үзебез һәм якыннарыбыз өчен файдалы итәргә, әби-бабаларыбыз васыять иткән намус һәм каһарманлык кебек дәрәҗәле сыйфатларга лаеклы булырга дигән ниятләрдән башлыйбыз.

Бүген без Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, 2025 ел гаиләләребез, җәмгыятебез һәм дәүләтебез өчен бердәмлек, берләшкәнлек, тынычлык һәм игелеклек елы булсын дип сорыйбыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә ияреп, Раббыбызга: «Йә Аллаһ, раҗәб белән шәгъбан айларын безгә мөбарәк кыл һәм рамазан аен насыйп ит», - дигән догада калабыз», – диелә котлауда.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

AFP: Медведев заплатит штраф в 76 тысяч долларов за поведение на Australian Open






Зарубин рассказал о международных контактах в графике Путина на следующей неделе

Подмосковные росгвардейцы поздравили творческие коллективы региональных СМИ с профессиональным праздником

Портфолио AI. Создание AI портфолио. Портфолио AI для Актеров. Портфолио AI для Кастинга.

Экскурсии по старинным улицам и храмам пройдут в рамках проекта «Зима в Москве»