Рафис Корбан: Нәкый Исәнбәтнең 1914-1930 еллардагы тормышы бөтенләй безнең әдәбиятта юк
«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тормышы тулаем алганда өйрәнелеп бетмәвен әйтте. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.
«Нәкый аганың кызы Йолдыз апа миңа әнисе – Гөлсем ханымның көндәлекләрен дә биргән иде. Әлеге көндәлек мин язган романның нигезенә ятты. Әсәрдә артык сүзләр кертмичә, һәр вакыйганы тулы итеп сурәтләргә тырыштым. «Ике роман» китабын укып чыгарга тәкъдим итәм. Китапта Нәкый Исәнбәтнең 45 еллык, ягъни ярты гомерен сурәтләдем. Миләүшә Хәбетдинованың чыгышын тыңладым, ул безгә – язучыларга зур азык бирде. Исәнбәтнең әле 1914 елдан башлап 1930 елга кадәрге тормышы бөтенләй безнең әдәбиятта юк, яктыртылмаган. Безнең язучылар өчен өр-яңа материаллар бар», - диде ул.
Рафис Корбан Йолдыз Исәнбәткә рәхмәтле булуын билгеләп үтте. «Аның белән «Татарстан» радиосында эшләгән вакытта танышкан идем. Гомеренең соңгы елларында аның белән яңадан очрашып, аралашып, Нәкый Исәнбәт турында бик күп һәм бик бай материаллар алырга туры килде. «Җидегәннән төшкән нур» романы минем өчен бик кадерле. Нәкый Исәнбәт – олы шәхесебез, аның исемен каралту – җинаять», - диде ул.
«Кызганыч, яхшы дәрәҗәдә романнар, әсәрләр иҗат итәргә язучыларыбыз бетеп бара. Бәлки, киләчәктә булыр. Әле бу көннәрдә дә Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул иттеләр. Миләүшә Хәбетдиновага да рәхмәт. Ул романны зурлап, халыкка тәкъдим итә. Без Исәнбәтне «җидегәнчелек эше» белән генә күз алдында тотып яшәгәнбез икән. Язучыларыбыз Нәкый Исәнбәт темасына кайтырлар гына түгел, дәвам итәрләр дип өметләнәм», - диде Рафис Корбан.