Аерым очракларда йөклелек һәм бала табу буенча пособие 1 млн сумнан арта
Хатын-кызның хезмәт хакына бәйле рәвештә, йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме быел 1 млн сумнан артырга мөмкин. Бу хакта Россия Социаль Фондында хәбәр иттеләр.
«Быел йөклеклек һәм бала табу буенча пособие күләме артты. Түләүләр декрет ялы башланыр алдыннан булган ике ел өчен уртача хезмәт хакына карап исәпләнә», – диелә хәбәрдә.
2025 елда минималь хезмәт хакы аена 22 440 сум булачак. Шуның нигезендә, 140 көн өчен пособие күләме кимендә 103 285 сум, ә иң күбе 794 355 сум була. 156 көн өчен бу сумма кимендә 115 089, иң күбе 885 139 сум, ә 194 көн өчен 143 123 һәм 1 100 750 сум була.
Элегрәк Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсендә агымдагы елда иминият пенсияләрен индексацияләү турында сөйләгәннәр иде. 2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә картлык буенча иминият пенсияләре 7,3 процентка индексацияләнәчәк.