Путин Татарстаннан өч кешене рәхмәт хаты һәм мактау грамоталары белән бүләкләде
Татарстан Республикасының Нәфис гимнастика федерациясе рәисе Лилия Шәфиева Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Бу карар Россиянең рәсми хокукый порталында чыкты.
Шәфиевага физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары, шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерелгән, диелә документта.
Моннан тыш, Казанның «Милли спорт телеканалы» баш продюсеры Рамил Гыйльманов, «Татагрохим» җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Рәис Миңнуллин мактау грамоталары белән бүләкләнгән.