Казанда чыршыларны эшкәртүгә кабул итү пунктлары ачыла
13 гыйнвардан Казанда «Ёлки-палки» акциясе башланып китә. Шәһәр районнарында агачлар җыю пунктлары ачыла – алга таба алар эшкәртүгә җибәреләчәк, дип хәбәр ителә «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе телеграм-каналында.
Акция 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Пунктлар шәһәрнең төрле районнарында эшләячәк.
Авиатөзелеш районы:
- Копылов урамы, 1Б;
- Ленинград урамы, 27.
Вахитов районы:
- Чехов урамы, 2 — Чехов базары.
Киров районы:
- Кызыл Кокшай урамы, 150/5.
Мәскәү районы:
- Шамил Усманов урамы, 1;
- Васильченко урамы, 6 (7:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр).
Яңа Савин районы:
- Адоратский урамы, 21А к2.
- Идел буе районы:
- Зорге урамы, 75;
- Фучик урамы, 64, 1нче корпус.
Совет районы:
- Разведчик Әхмәров урамы, 7;
- «Весна» торак комплексы — Азат Аббасов урамы, 3 һәм Азат Аббасов урамы, 8 адресы буенча урнашкан йортлар арасында;
- Себер Тракты, 13;
- Зәкиев урамы, 10.
Туры килүче пунктны табу өчен шулай ук @elky_palki_bot чат-ботыннан файдаланырга мөмкин.
Төбәк операторы мәгълүматларына караганда, 2024 елда шәһәр халкы эшкәртүгә 2,5 меңнән артык ылыслы агач тапшырган.