Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хөснуллин «Теләкләр чыршысы» кысаларында Мәскәүдә яшәүче малайның хыялын тормышка ашырды

0

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Мәскәүдә яшәүче Никита Виноградовның теләген үтәде. Малай Мәскәү Губерна театры труппасы белән очрашырга хыялланган булган.

Никита рәсем ясарга ярата, кулинария, коллекцияләү һәм китаплар уку белән мавыга. Ул инде өч ел театр студиясендә шөгыльләнә, район чараларында чыгыш ясый, шулай ук төрле конкурсларда катнаша.

«Бу бик үзенчәлекле теләк – Губерна театрына бару. Мин синең анда барачагыңны, бу театрны күрәчәгеңне беләм. Сиңа әлеге театрны карап кайту кызык булыр, дип уйлыйм. Бәлки, киләчәктә үзең дә артист булырсың», - диде Хөснуллин.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия Федерациясе Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү министрлыгы башлыгы Алексей Чекунков «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Татарстанда яшәүче малайның хыялын тормышка ашырды.

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе Россиядә 2018 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен игелекле гамәлләр кылырга теләүче меңләгән кешене берләштерә. Быел акция 2024 елның 15 ноябреннән 2025 елның 28 февраленә кадәр дәвам итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла во второй круг турнира WTA в Аделаиде, обыграв Синякову






Армения допускает сокращение присутствия российских пограничников

«Весь день промучилась»: что известно о вспышке сальмонеллеза в Перми

Мужчина избил молотком пассажира в московском метро

Врач дала жителям Подмосковья советы, как не переедать