Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Урта Әләзән авылында татар милли киемнәренә багышланган бәйрәм булды

0

4 гыйнварда Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында LOCOFEST маркеты булды. Чараның төп тематикасы татар колоритына багышланган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Пенза өлкәсе «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Зөлфия Тугушева мөрәҗәгать итте.

Пенза өлкәсе «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте вәкилләре Фирдәвес Тумеркина, Динә Янгуразова, Илмира Мусаүтова, Альбина Шабанова һәм Ильвина Салмина татар хатын-кызларының төрле чорлардагы милли киемнәреннән дефиле оештырды. Алар шулай ук һәрбер костюм турында кызыклы фактлар сөйләде.

Туган якны өйрәнүче, татар халкы традицияләрен саклау турындагы китаплар авторы Фирдәвес Тумеркина татар хатын-кызларының баш киеме – калфак ясау буенча мастер-класс үткәрде. Һәркем традицияләргә кагыла һәм яңа эшкә өйрәнә алды.

Бәйрәмдә шулай ук туган телдә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. «Каюм Насыйри институты» үзәге методисты Динә Янгуразова Рәзил Вәлиевнең «Туган җирдә җырлый чишмә» шигырен укыды. «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының яшьләр башкарма комитеты әгъзасы Илвина Салмина «Су буенда учак» татар җырын башкарды.

LOCOFEST бәйрәмендә һәркем татар колоритына чума, дуслык һәм иҗат атмосферасы белән ләззәтләнә алды. Оештыручыларга чакырганнары өчен рәхмәт белдерәбез һәм халкыбыз өчен мөһим проектларда хезмәттәшлекне дәвам итүгә өметләнәбез, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Уроженка Красноярска Мирра Андреева проиграла в полуфинале Открытого чемпионата Австралии по теннису






На северо-западе Москвы благоустроили Сходненскую набережную для прогулок

Магнит недомоганий. Врач Ким: этой зимой многие остро реагируют на бури

Синоптики спрогнозировали облачность и гололедицу в Москве 25 января

Алтайский край вошел в топ-10 регионов по привлекательности для туристов