Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2025 елга производство календаре әзерләде

0

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елга производство календаре әзерләгән.

Закон нигезендә, республикада яшәүчеләр 1-8 гыйнварда (Яңа ел каникуллары һәм Раштуа) ял итте. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган алдагы бәйрәм көннәре булачак.

Аннары татарстанлылар 1 майда – Яз һәм хезмәт бәйрәмендә һәм 9 майда – Җиңү көнендә ял итәчәк. 12 июнь – Россия көне һәм 30 август – Татарстан Республикасы көне дә эшләми торган көннәр булачак. Производство календарена кергән чираттагы бәйрәмнәр – 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) һәм 6 ноябрь (Татарстан Конституциясе көне).

Моннан тыш, ТР Рәисе указы белән билгеләнә торган Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре дә Татарстанда эшләми торган бәйрәм көннәре санала. ТР мөселманнары Диния нәзарәте элегрәк хәбәр иткәнчә, аларның беренчесе – 30 мартта, икенчесе 6 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килүгә бәйле рәвештә, быел көннәрне күчерү дә көтелә. Россия Хезмәт кодексы нигезендә, бу вакытта ял көне бәйрәмнән соңгы көнгә күчерелә.

Шуңа бәйле рәвештә, шимбә, 4 гыйнвар - җомга, 2 майга; 5 гыйнвар чәршәмбе, 31 декабрьгә күчерелә. 2025 елда 23 февраль якшәмбегә туры килә, шуңа күрә аның урынына өстәмә ял - пәнҗешәмбе, 8 майга, ә шимбә, 8 март җомга, 13 июньгә күчә. 1 ноябрьдән (шимбә) ял көне дүшәмбе, 3 ноябрьгә күчерелә.

«Шуларны исәпкә алып, 2025 елда Татарстанда эш көннәре барлыгы – 245 көн, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 7 эш көне (7 март, 30 апрель, 5 июнь, 11 июнь, 29 август, 1 ноябрь, 5 ноябрь) булачак, ә ял һәм бәйрәм көннәренең саны 120 көн тәшкил итәчәк», - дип искәрттеләр ведомствода.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Родионова

«Я теннисистка, но веселая»: Арина Родионова после развода завела Onlyfans (секретные фото)






Собянин: около 30 образовательных учреждений откроют в ТиНАО

Гимнастке Лале Крамаренко врачи по ошибке удалили здоровый мениск

«Мертвые штрафы»: Борьба за порядок — или «дай дорогу стукачу»?

Как не вырастить убийцу: какие признаки выдают в ребенке будущего маньяка