Дәүләт автоинспекциясе көчле бозлавык вакытында юлда иминлек кагыйдәләрен искәртте
Юлларда бозлавык сәбәпле, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республика халкына иминлек кагыйдәләре турында искәртте.
Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә Татарстан территориясендә томан көтелә, ә юлларда көчле бозлавык сакланачак.
Машина йөртүчеләргә куркыныч, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлардан тыелырга кирәк. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава һәм юл шартларына туры килергә тиеш.