«Ак Барс» Астана командасын отты һәм үзенең җиңү-җиңелү сериясен туктатты
Казанның «Ак Барс» хоккей командасы бүген Астананың «Барыс» командасын җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
«Ак Барс» 6 декабрьдән бирле унбер уен дәвамында җиңү белән җиңелүне чиратлаштырып бара иде. Ниһаять, Казан командасы рәттән икенче җиңүен яулый алды. «Барыс» бу матчка хәтле рәттән тугыз уенда җиңелгән иде, бүген унынчысында оттырды.
Беренче периодта »Ак Барс» алканы «Барыс» капкасына кертә алды, тик ул исәпкә алынмады, чөнки алка хөкемдар уенны туктатып сызгырганнан соң керде. Матчның әлеге периоды 0:0 исәбенә тәмамланды.
Икенче периодта дүрт гол керде. Унберенче минутта «Барыс» һөҗүмчесе Иван Николишин исәпне ачты (0:1). Унөченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаса да, алканы капкага «Барыс» уенчысы Кирилл Савицкий кертте (0:2). Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Барабанов гол кертте (1:2). Унҗиденче минутта «Ак Барс» сакчысы Артемий Князев Континенталь хоккей лигасында үзенең беренче алкасын кертте һәм исәпне тигезләде (2:2).
Өченче периодның өченче минутында «Барыс» уенчысы Михаил Рахманов Астана командасын яңадан алга чыгарды (2:3). Период ахырында «Ак Барс» капкачысын алтынчы уенчыга алмаштырды, шул вакытта «Барыс» һөҗүмчесе Алихан Асетов алканы буш капкага кертте (2:4). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» капитаны Дмитрий Яшкин командасының артка калышуын киметә алды (3:4). Период тәмамланырга ун секунд калганда «Ак Барс» исәпне тигезләде, голны Николас Петан кертте (4:4).
Төп вакыт тигез исәп белән тәмамланды, ә өстәмә вакытның беренче минутында ук «Ак Барс» сакчысы Никита Лямкин гол кертте һәм командага җиңү китерде (5:4).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Петан – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Марченко;
- Барабанов – Коршков – Галимов, Фальковский – Яруллин;
- Бровикн – Комков – Кошелев, Князев – Журавлёв;
- Дыняк – Кателевский – Пустозёров (Җамалтдинов), Евсеев.
Һөҗүмче Алексей Пустозёров бүген «Ак Барс» составында беренче уенын үткәрде.
«Барыс»
- Бояркин (Маттссон);
- Сетдиков – Николишин – Савицкий, Бекетаев – Данияр;
- Асетов – Шайхмедденов – Бурдасов, Хохлов – Антипин;
- Җәфәров – Рахманов – Панюков, Гайтамиров – Королёв;
- Кайыржан – Логвин – Гросс (Кенесбай), Диханбек.
«Ак Барс»ның киләсе уены Хабаровск шәһәрендә булачак. «Амур» – «Ак Барс» матчы 14 гыйнвар көнне 12:00 сәгатьтә башланачак.