Синоптиклар Татарстан юлларында көчле бозлавык турында кисәтә
Якшәмбе, 12 гыйнварда, Татарстанда көндез сизелерлек явым-төшем фаразланмый.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, бүген секундына 6-11 метр тизлек белән көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исүче җил көтелә. Урыны белән җил секундына 13 метрга кадәр көчәю ихтимал.
Республикада һава температурасы иртән -2..-7 градуска кадәр төшә, көндез исә термометр баганалары 0..-5 градус күрсәтә.
Синоптиклар шулай ук машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда көчле бозлавык булу турында кисәтә.