Тукай районында яшәүче тыл ветеранын 101 яшьлеге белән котладылар
Тукай районы Новотроицк авылында яшәүче Сылу Йосыпова 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа район җитәкчелеге исеменнән бүләк һәм котлаулар тапшырылды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Тыл ветеранын котларга авыл җирлеге башлыгы Дамира Габделхәева, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев һәм Тукай районы Ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева килде.