Казанда балалар бакчасындагы сабыйны урамда онытып калдырганнан соң, җинаять эше ачылды
Казанда шәхси балалар бакчасында сабыйны караучысыз калдыру факты буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
«Татар-информ» Чистай урамындагы Монтессори методикасы буенча эшләүче бакчада тәрбияләнүче сабый көндез урамда уйнаганнан соң онытып калдырылган, дип хәбәр иткән иде.
«Татар-информ»га билгеле булганча, учреждение бер яшьтән өч яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә. Узган җомгада тәрбиячеләр 10 баланы урамга алып чыккан. Уйнаганнан соң алар балалар үзәгенә кайткан, әмма тәрбияләнүчеләрнең берсе урамда калган.
Социаль челтәрләрдә бала бер сәгать буе берүзе урамда торган, дигән мәгълүмат чыкты. Әмма видеокүзәтү камералары язмалары өйрәнелгәннән соң, бала урамда 5 минуттан да артык булмаганлыгы аңлашылган. Аны шул тирәдә яшәүче хатын-кыз күреп алган. Ул баланы үзәккә алып кергән. Шуннан соң ТР башкаласы прокуратурасы тикшерү башлады.
Тикшерүчеләр «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү» һәм «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.