Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Әсгать Сәфәров: Татарстан журналистлары атаклы элгәрләренең эшенә турылыклы

0

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Россия матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевкә котлау телеграммасы юллады.

«Сезне, сез җитәкли торган агентлык коллективын һәм Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен Россия матбугат көне белән тәбрик итәм», - дип искәртте Әсгать Сәфәров.

«Татарстан журналистикасы бердәм милли медиакиңлекнең аерылгысыз өлеше булып тора. Аның танылган публицистлар, чын энтузиастлар һәм фикакярләр тарафыннан салынган нигезләре профессиональ традицияләр һәм үз чорының актуаль бурычлары юнәлешендә дистә еллар дәвамында үсеш кичерде», - диде ул.

«Шунысы мөһим, сез бүген дә атаклы элгәрләрегезнең эшенә турылыклы, җәмгыятебез тормышындагы төп вакыйгаларның алгы сызыгында каласыз, республика һәм федераль гаммәви мәгълүмат чараларын мәгълүмати материаллар белән тәэмин итәсез», - дип билгеләп үтте Әсгать Сәфәров.

«Бик мөһим һәм җаваплы өлкәдә алга таба да нәтиҗәле һәм мавыгып эшләвегезне, яңалыклар тасмасында һәм тормышыгызда кызыклы һәм уңай вакыйгалар күбрәк булуын, үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм уңышлар телим», - дип сүзен төгәлләде ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Марат Сафин

Марат Сафин сделал прогноз на финал Australian Open Янник Синнер — Александр Зверев






Клайпеда, бывший Мемель: из нацистской Германии – в советскую Литву

В Петербурге нашли труп

Фидан: ситуация с военными базами РФ в Сирии должна быть урегулирована

Подиум для народа: победительница конкурса красоты попала под следствие