Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Аксубайда «Әниләр» мәчетендә яңа утлар балкыды

0

Яңа ел алдыннан Аксубайда истәлекле вакыйга булды. «Әниләр» мәчете яңа утлар белән балкыды. Хәзер мәчет манаралары Аксубайга керү белән төнлә дә ерактан ук күренә. Район җитәкчелеге һәм кунаклар күренекле вакыйга уңаеннан мәчет янында җыелышты. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Утлар белән төзекләндерү идеясе мәчетне салганда үк районның элеккеге башлыгы, хәзерге вакытта Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов һәм гыйбадәтханә төзелешенең төп иганәчесе Илгизәр Заһидуллин тарафыннан уйланылган иде. Ә идеяне тормышка ашыру Айрат Хәмитов җитәкчелегендә «ИнтерСвязьСервис» ҖЧҖ ярдәмендә мөмкин булды. Сүз уңаеннан, янгын сүндерү сигнализациясе һәм видеокүзәтү аның компаниясе тарафыннан мәчеттә түләүсез хәйрия ярдәме сыйфатында урнаштырылган. Ә яктырту смета бәясеннән ярты бәягә азранракка төшкән.

«Яңа ел алды төнендә иганәчеләр һәм район халкы ярдәмендә мәчет яктырткычлар белән балкыды, алар мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертте һәм аны бизәүне дәвам итәләр. Болар барысы да безнең кунакларны һәм халкыбызны сөендерер өчен эшләнә», – дип билгеләп үтте иганәчеләргә һәм меценатларга рәхмәт белдереп район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов.

Мондый әһәмиятле вакыйга Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов катнашында узды.

Камил Гыйльманов Айрат Хәмитовка һәм Илгизәр Заһидуллинга меценат ярдәме өчен шәхсән үзе рәхмәт белдерде, диннең һәм иманның халыкның берләшүенә ярдәм итүен искәртте. Ә бу махсус хәрби операциядә неонацистлар белән көрәштә һәм озак көтелгән Җиңүне якынайтуда иң мөһиме, диелгән хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Теннисистка Блинкова выиграла первый круг Открытого чемпионата Австралии






Каток открылся в жилом комплексе «Селигер Сити»

В горящем здании военного госпиталя в центре Тулы на лечении были срочники

Собянин наградил академика Академии российского телевидения Анатолия Малкина

Губернатор Калифорнии Гэвин Ньюсом предложил разработать «план Маршалла»