Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Аракчино бистәсендәге тюбинг белән юл һәләкәтенең яңа нечкәлекләре ачыкланган

0

Тюбинг белән Казанның Аракчино бистәсендәге юл һәлакәтенең яңа нечкәлекләре ачыкланган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

«Видеокамераларны карау барышында кызның «Hyundai» автомобиленә бәйләнгән тюбингта баруы ачыкланган. ДАИ хезмәткәрләре һәлакәт урыныннан ерак түгел төзек булмаган юл билгесен тапты, аны кем бозганын аңлау өчен видеокүзәтү камералары каралды. Кызганыч, аларның уены менә нинди аяныч нәтиҗәгә китергән. Минемчә,шофёр да, һәлак булучы да мондый нәтиҗәне теләмәгәннәр. Димәк, без кайдадыр эшләп бетермибез – бу хакта күбрәк сөйләргә, матбугатта язарга кирәк», – диде Рөстәм Гарипов.

ТР Баш автоинспекторы әйтүенчә, камералар фаҗига мизгелләрен генә түгел, ә ике сәгатьтән соң урында 2 кешенең килүен төшергән. Алар вакыйга урыныннан тюбингны алып, кан эзләрен яшергәннәр. 22 яшьлек йөртүче кыз тоткарланган. Кешенең үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен аңа җинаять эше кузгатканнар.

«Кешеләр үз куркынычсызлыгына шундый ваемсызлык күрсәткән һәм шуу автомобильләргә тюбинглар бәйләгән мондый аварияләр инде күптән булмаган иде. Видеода машина йөртүченең бик зур тизлектә барганы күренә. Ул чагында спидометр угы нинди билгегә кадәр күтәрелгәнен тикшерү ачыклаячак. Сорау әле: бу машина йөртүче кыз ничек туктарга ниятләгән иде. Әгәр бу багана булмаса, аларны башка каршылык туктатыр иде. Еш кына мондый очракларда, шофёр тормоз педаленә басым ясаганда, тюбинг автомобильгә бәрелә. Шуңа күрә бу очракта, хәтта кыз исән калса да, җәрәхәтләнер иде», – ди спикер.

  • Резонанс тудырган юл-транспорт һәлакәте 8 гыйнварда булган. Анда 20 яшьлек кызның Яңа Аракчино бистәсендәге тюбингта таудан шуганда коймага килеп бәрелүе турында хәбәр ителгән иде.
  • Рөстәм Гарипов: Өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк

  • Рөстәм Гарипов юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралган сәбәбен атады




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Мэдисон Киз

Киз получит 2,2 миллиона долларов за победу на Australian Open






Запретный фрод: операторов обяжут блокировать звонки из-за границы с подставных городских номеров

Крушение самолёта AZAL: Россия и Азербайджан требуют завершения расследования

Запад намерен сорвать участие глав стран в юбилее Победы

Александра Морозова выиграла Buriram Marathon, который прошел в Тайланде 25 января