Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

«Татмедиа» хезмәткәрләре һәм аларның МХОда катнашучы туганнары турында күргәзмә оештырды

0

«Татмедиа» АҖ Россия матбугаты көне уңаеннан үз хезмәткәрләренә һәм аларның махсус операциядә катнашучы туганнарына багышланган күргәзмә әзерләде. Һәр слайдта хәрбинең кыскача тарихы һәм аның төп сыйфатлары күрсәтелгән. Экспозицияне беренче тапкыр ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуында тәкъдим иттеләр.

«Татмедиа махсус хәрби операциядә» экспозициясе - махсус операциядә катнашучы яки катнашкан агентлык хезмәткәрләре һәм аларның туганнарының фотолары урын алган күргәзмә. Бүгенге көндә утыздан артык кеше алгы сызыкта», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Наталья Реджеп-Алиева.

Аның ире дә махсус хәрби операциядә һәм күргәзмәдәге слайдларның берсе аңа багышланган. Ул мобилизациягә эләккән һәм инде ике ел артиллерия бригадасы составында махсус операция зонасында хезмәт итә

«Беренче ел бик авыр булды, чөнки айлар буе элемтә юк иде. Хәзер күпкә тотрыклырак, элемтәгә ешрак чыгабыз, шуңа күрә күңел бераз тыныч. Һичшиксез, бу бик зур кичерешләр, бөтен җирдән мәгълүмат эзлисең, телеграм-каналларны өйрәнәсең. Аллаһка шөкер, ирем исән-сау», - диде Реджеп-Алиева.

Күргәзмәдә Татарстанның төрле районнарындагы кешеләр тарихы тәкъдим ителгән. Әйтик, «Мәгариф» журналының баш редакторы Гөлүсә Закированың ир туганы Илнур Закиров та махсус хәрби операциядә.

«Без һәрвакыт элемтәдә булырга тырышабыз. Әмма көтеп утырган атналар һәм айлар да була. Илнур мөмкинлек булу белән безгә шалтыратырга тырыша. Аның хәрби кушаматы – Физик. Әгәр «Физик исән» дип әйтсәләр, бу безнең өчен төп мәгълүмат», - дип искәртте Гөлүсә Закирова.

Алга таба күргәзмә «Татмедиа» АҖ бинасына күчәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Российская теннисистка Касаткина вылетела из топ-10 рейтинга WTA






Мигранты захватили квартиру женщины в новостройке в Подмосковье

Швед вернулся, топовый матч ЦСКА — «Зенит». На очереди горячая неделя в Единой лиге!

«Локомотив» победил «Динамо» в матче КХЛ после двух поражений подряд

«Спартак» в четвертый раз за сезон обыграл ЦСКА в московском дерби в КХЛ