Гидрометеорология үзәге: Россиядә аномаль җылы гыйнвар ахырына кадәр саклана
Россия территориясенең күпчелек өлешендә гыйнвар ахырына кадәр бик җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.
Белгеч сүзләренчә, илнең күп өлешендә климатик нормадан югарырак температуралар теркәлә. «Быелгы гыйнвардагы температура һичшиксез, югары була, рекордлы түгел, шулай да югары», – дигән ул.
Елның беренче 12 көнендә Мәскәүдә температура аномалияләре биш градустан югары булган, диде Вильфанд. Өстәвенә, атна ахырында шәһәрдә кабат җепшек һава торышы көтелә.