Төмәннең «Яңарыш» газетасы 35 еллыгы уңаеннан видеобәйге игълан итте
Төмән өлкәсенең «Яңарыш» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилее уңаеннан шигърият яратучылар өчен «Яңарыш» - яраткан газетам» дип аталган шигъри бәйге игълан итә.
Бәйге ике номинациядә үтәчәк:
1) җирле шагыйрь-шагыйрәләрнең татар телендә язылган шигырьләре;
2) үзегезнең иҗат җимешегезне сәнгатьле итеп яттан сөйләгәнне видеога төшереп җибәрүегез сорала.
Беренче номинация ике категориягә бүленә:
а) өлкәннәр, б) мәктәп укучылары.
Икенче номинациядә барлык яшьтәге авторлар да катнаша.
Видео белән бергә исем-фамилия, яшьне, яшәгән торак пунктны һәм телефон номерын язарга кирәк.
Жюри ясаган нәтиҗәләр буенча 3 җиңүче һәм иң күп тавыш (+лайк) җыеп тамашачылар мәхәббәтен яулаган 3 нәфис сүз остасын бүләкләр көтә.
Бәйгегә яздырылган видероликлар 2025 нче елның 1 январеннан 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Эшләрне «Яңарыш» - яраткан газетам» тамгасы белән janartat@inbox.ru адресына яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Яңарыш» газетасы Төмән» төркеменә юллавыгыз сорала.
Белешмәләр өчен телефон:8 3452-69-57-60.
Бәйгедә катнашырга рәхим итегез, дуслар! диелә хәбәрдә.