Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының язгы сессиясе ачылышында катнашты

0

Бүген Мәскәүдә VIII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының сигезенче сессиясе ачылды. Быелгы язгы сессиянең беренче пленар утырышы эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Россия субъектларының төбәк парламентлары җитәкчеләре катнашты.

Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышны ачу вакытында Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин депутатлар корпусы эшендә өстенлекле мәсьәләләрнең махсус операциядә катнашучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү булуын билгеләп үтте.

«19 закон проекты каралачак. Алар хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү формаларын киңәйтүгә, социаль һәм хезмәт гарантияләрен тәэмин итүгә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына өстәмә ташламалар бирүгә кагыла. Без Хөкүмәттән Курск өлкәсендә хәрби бурычларны үтәүче хәрбиләргә карата Президент йөкләмәсен үтәү кысаларында закон проектын кертүне көтәбез, бу аларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиңләү өчен кирәк. Бу ел безнең өчен үзенчәлекле - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы. Шуңа күрә без бүген илебезне саклаучы егетләрне уңайсыз хәлдә калдырмас өчен барысын да эшләргә тиеш», - диде ул.

Җиңү юбилее елында Дәүләт Думасының закон чыгару портфелендә 1057 закон проекты бар. Володин сүзләренчә, «алда зур эш тора».

Шулай ук Володин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды. Әйтик, беренче утырышның игътибар үзәгендә - ана капиталы программасын 2030 ел ахырына кадәр озайту. Сәяси эшлекле сүзләренчә, закон чыгару эшенең төп өстенлекләре булып күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, балаларны интернетта деструктив контенттан яклау, аларның сәламәтлегенә куркыныч яный торган матдәләр кулланудан саклау кала.

Дәүләт Думасы утырышында видеоэлемтә режимында шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, профильле парламент комитетлары рәисләре катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Australian Open. Расписание на вторник. Медведев сыграет в 6 утра по Москве, Касаткина и Хачанов – первым запуском, Рублев – последним






Госдума отклонила законопроект об обратном акцизе для синтетического каучука

Александр, во всём первый. В чем Грибоедов видел своё призвание?

Заживо похоронили: Барбара Брыльска прокомментировала новость о своей смерти

12 убийц. Каких вредителей не убивает теплая зима — список