Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россия югары уку йортларына бюджетка керү өчен БДИның уртача баллы артты, 70,2 булды

0

Россия югары уку йортларына бюджет урыннарына керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) уртача баллы узган елда, 2023 ел белән чагыштырганда, 0,2 баллга арткан һәм 70,2 тәшкил иткән. Бу хакта ТАСС Югары икътисад мәктәбе тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

«2024 елда бездә югары уку йортлары төркемнәре һәм без сөйләгән юнәлешләр буенча бюджетка 337 меңнән артык кеше кергән, ягъни бюджетка керүчеләр саны 0,6 процентка арткан, һәм анда керү өчен уртача балл да арткан, 70,2 гә җиткән», – дип шәрехләде тикшеренү нәтиҗәләрен Югары икътисад мәктәбе фәнни җитәкчесе Ярослав Кузьминов.

Бюджетка кабул итүнең иң югары сыйфатын Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе югары уку йортлары күрсәтә – 80,9 һәм 78,1, Татарстан һәм Башкортстан, шулай ук Томск, Свердловск, Түбән Новгород һәм Новосибирск өлкәләре, аларда БДИның уртача баллы 69,8 – 71,8.

«Сыйфат лидерлары арасында беренче тапкыр дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары барлыкка килде: Иннополисның уртача баллы – 87,5, Үзәк университетның – 84,7. Алар кабул итү сыйфаты буенча Россиянең топ-10 югары уку йортына керә», – дип билгеләде Кузьминов.

БДИның уртача баллы арткан топ-10 юнәлешкә, бюджет һәм түләүле укытуны да кертеп, инженер белгечлекләре эләккән. Әмма кабул итү сыйфаты буенча беренче урынны узган елда инженер юнәлешләре түгел, ә 79,3 уртача балл белән «Көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика» алды. Шул ук вакытта ул, 2022 ел белән чагыштырганда, 0,7гә кимегән.

Югары икътисад мәктәбе югары уку йортларына кабул итү сыйфаты мониторингын 2010 елдан бирле үткәрә. Тикшеренү югары уку йортларының рәсми сайтларында бастырылган мәгълүматларга нигезләнә. 2024 елда тикшеренү 803 югары уку йорты буенча үткәрелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Теннисистка Калинская снялась с матча и покинула Australian Open — 2025






Заживо похоронили: Барбара Брыльска прокомментировала новость о своей смерти

Эксперт Андрей Тяжельников: как безопасно окунуться в ледяную купель на Крещение?

Авиалайнер из Москвы 15 января задерживается с прилетом во Владивосток

Священник Савченко: святую воду запрещено пить грешникам, некрещеным и пьяным