Ирада Әюпова Каюм Насыйрига багышланган тәңкә чыгаруны Татарстанның җиңүе дип атады
Россия банкының шагыйрь Каюм Насыйрига багышланган тәңкә чыгаруын Татарстанның зур җиңүе дип санарга була. Бу хакта бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ»ның «12 нче кат» проекты кысаларында интервью вакытында хәбәр итте.
«14 февральдә Каюм Насыйриның 200 еллыгы була, ул безнең тарихыбыз, мәдәниятебез, рухиятебез күзлегеннән караганда бик танылган шәхес, һәм Үзәк банкның идеяне хуплавын һәм аның юбилеена багышланган тәңкә чыгаруын мин республиканың зур җиңүе дип саныйм», - диде Әюпова.
Ул белдергәнчә, Насыйри исемен тәңкәдә мәңгеләштерү Россия - күпмилләтле ил, андагы кешеләр - нинди телдә сөйләшүләренә яки нинди аудиториягә эшләүләренә карамастан, төп кыйммәт икәнен тагын бер кат исбатлый.
Әюпова өстәп әйткәнчә, ТР Мәдәният министрлыгы Насыйри образының сәнгати, тарихи материалга ни дәрәҗәдә туры килүен бәяләү өчен экспертлар җәлеп иткән.
«Һәм менә шуннан чыгып, без бу тәңкәне килештердек», - дип йомгаклады министр.
Әюпова шулай ук әңгәмә барышында Камал исемендәге яңа театрның концепциясе, «патент тролльләре» белән көрәш һәм узган елның мәдәни нәтиҗәләре турында сөйләде.