Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Кадрлар», «Гаилә» проектларының өстенлекләрен атады

0

Россиядә яңартылган башка илкүләм проектлар арасында «Кадрлар» һәм «Гаилә» проектлары расланды. Алар РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы көн тәртибендәге төп бурычларны – илдә туучылар санын арттыру һәм кадрлар белән тәэмин ителешне яхшырту – хәл итүгә юнәлдерелгән. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары, статс-секретарь Андрей Пудов Казанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышы алдыннан журналистларга шулай дип белдерде.

Ул, аерым алганда, «Гаилә» илкүләм проекты буенча каралган ярдәм чаралары турында сөйләде.

«Кичә мин рәсми вәкил буларак ана (гаилә) капиталының гамәлдә булу вакытын 2030 елга кадәр озайту турындагы федераль закон проектын тәкъдим иттем. Әлеге социаль ярдәм чарасы илебездә туучылар саны артуга сизелерлек йогынты ясады. Бу чара Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителде», - дип искәртте ул.

Башта әлеге ярдәм чарасы икенче балага гына кагыла иде, аннары ул беренче балага да бирелә башлады. «Бурычлар зур, илкүләм проектлар 2030 елга кадәр гамәлгә ашырылачак», - дип искәртте Пудов.

2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады, алар барлык өлкәләргә дә диярлек кагыла. Быел Татарстанда шуларның уникесе («Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе», «Пилотсыз авиация системалары») гамәлгә ашырылачак. Аларның кысаларында үткәреләчәк чараларга 44,2 миллиард сум акча юнәлдерү ниятләнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев и Рублев ухудшили свои позиции в рейтинге ATP






В стране достаточно рыбы, но рост цен на этот продукт продолжается, констатировали сенаторы

Ущерб от мошенничества блогера Шабутдинова превысил 57 млн рублей

Пытавшийся изнасиловать девушку в Москве курьер получил 3,5 года тюрьмы

«Постепенно, в течение пяти лет». Как исчисляется туристический налог?