Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яучы Гөлназ Мөхәммәд күпхатынлылык турында: Барысы да ир кешенең вөҗданына кайтып кала

0

«Дини кешеләр елына бер мәртәбә тапкыр булсада әлеге мәсьәләне күтәреп, халыкка белгертеп алалар. Хәзер Россиядә ирләр азайгәч, әлеге мәсьәлә әһәмиятлерәктер инде.

3 ел элек тә, хәзер дә Россиядә ир-атлар азрак иде. 40-50 яшьтәгеләр Әфган, Чечня һәм урам сугышлары белән бәйле рәвештә бик нык кырылды, аннан соң безнең чор ир-атларына эчкечелек тә туры килде. Хәзерге вакытта инде ирләрнең азлыгы наркотиклар, төрле тарта торган әйберләр кулланулары белән дә бәйле.

Безнең менталитет өчен ир кешенең бер генә хатын белән яшәве хас. Дөресрәге, бер генә кешене яратып яшәү. Хатын-кыз иренең берничә кеше белән мөнәсәбәттә булуын кабул итә алмый. Һәрбер кешенең үз әйбере булуын теләгән кебек, хәзер бит юклык заманасы түгел. Элегрәк аяк киемен, өске киемне берничә кеше кигән, әмма хәзер һәрбер әйбер кешенең шәхси. Ә үзеңнең кешең булу – ул тагын да әһәмиятлерәк, дини яктан күпхатынлылык рөхсәт ителсә дә, безнең хатын-кызларыбыз күпчелек очракта ир-атның үзләренеке генә булуларын тели.

Үземнең танышларым арасында берничә хатын белән яшәүчеләр юк, әмма ишеткән бар. Андый гаилә озак яшәми, бәлки, кемнәрдер түзә торгандыр: ирләре бик бай булган очракта яки фанатик рәвештә динне тотучылар.

Фәтва кабул итүдән бернәрсә дә үзгәрми, барысы да ир кешенең вөҗданына, гаделлегенә генә кайтып кала, ә андый гадел кешеләрне, үрнәк итеп сөйли торганны күргәнем юк әле минем. Барысын да төгәл иттереп, санап кына яшәүче кешеләр бармы икән ул?! Һәм андый мөмкинчелекләре булган ир кешеләр бармы икән ул бездә?!» – ди ул.

Әлеге фәтвага карата җәмәгатьчелек фикерен «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова белеште.

  • Генпрокуратурага җиткән күпхатынлылык турындагы фәтва: «Хатын-кыз белән уйнамасыннар иде»



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская: Я очень ждала Australian Open, но подхватила какой-то вирус






Путин сообщил о планах присвоить звание «Город трудовой доблести» еще восьми городам

По всей стране прошел массовый сбой рунета

Сестра Яниса Тиммы назвала новую вероятную причину самоубийства спортсмена

«Тебя пообещали убить!» Как прошел первый международный автосалон в России: скандальная история МИМС-92