Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

2024 елда Татарстанда 14 яңа мәчет ачылды

0

2024 елда Татарстанда 14 яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Алар арасында берничә дистә, берничә йөз кеше сыйдырышлы мәчетләр дә бар. Аерым алганда, яңа мәчетләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында (Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә), Яр Чаллыда, Лаеш, Яшел Үзән, Саба, Баулы, Азнакай, Әлки, Аксубай, Ютазы, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысы игътибарга лаек: мәчетләр комплекс рәвешендә төзелә башлады: ул үз эченә намаз уку залларын гына түгел, ә уку сыйныфларын, мәҗлесләр үткәрү өчен залларны, ашханәләрне, никах үзәкләрен, кибетләрне, корбан чалу урыннарын, мәетханәләрне, имам йортларын да ала.

Яңаларын ачудан тыш, Татарстанда күп кенә мәчетләрдә ремонт эшләре төгәлләнде. Әйтик, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында комплекслы реконструкциядән соң 1801-1805 елларга караган Яңа Бистә тарихи мәчете («Ак мәчет») һәм Әлмәттә Җәмигъ мәчете ачылды. «Мәрҗани» һәм «Иске таш» мәчетләрендә, шулай ук Баулы, Тукай, Лаеш, Апас һәм Түбән Кама мөхтәсибәтләрендә дә масштаблы реконструкция уздырылды.

Гомумән алганда, 2024 елда республикада 23 мәчет ачылды: Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында – дүрт; Лаеш һәм Баулы районнарында – икешәр; Яшел Үзән, Әлмәт, Азнакай, Әлки, Аксубай, Тукай, Бөгелмә, Ютазы, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Апас районнарында һәм Яр Чаллыда берәр берәр иман йорты ачылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

«ПСЖ» согласовал переход Хвичи, Калинская снялась с Australian Open. Главное к утру






Белоусов: в Москве и восьми городах-героях к 80-летию Победы пройдут парады

Уехал из России и исчез, а сейчас всплыл в Британии. Где пропадал Еременко — скандальная легенда РПЛ?

Скидки для именинников в «Тропикана Парк»

«Гена Букин» Логинов рассказал, куда он приглашал Наталью Гулькину