Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Актанышның Аеш авылында хәрбиләргә җибәрергә токмач кистеләр

0

Актанышның Аеш авылы кечкенә җирлек саналса да, 9 ир-ат махсус хәрби операциядә катнаша. Аларны тәрбияләп үстергән гаиләләргә һәрвакыт теләктәшлектә авыл халкы. Кулларыннан килгәнчә, ничек тә яу кырындагы егетләргә ярдәм итәселәре, булышасылары килә. Шушы көннәрдә китапханәдә токмач кисү өмәсе оештырдылар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Аеш китапханәсенә хатын-кызлар әле беренче тапкыр гына токмач кисәргә җыелды. Шуңа да карамастан, эшне тиз тоттылар, 3 сәгать дигәндә, уңган куллар бик күпләп токмач кисеп куйды. «Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләрнең соравы буенча токмачны, ватылмасын, вакланмасынга лагман рәвешендә кисәргә тәкъдим иткән иде.

Рәфинә Закирова, Гөлсинә Хаҗиева, Рәҗәп Шәехмурзина, Рәйханә Зыяева, Рәмзия Хәйретдинова, Халисә Галимуллина, Лүция Галимова, Ализа Галиева, Гөльяз Вилданова бергә китапханәдә җыелышып 70 йомыркага томач басып, аны кисеп, киптереп тартмаларга тутырып куйды. Онын да, йомыркасын да томач кисүчеләр үзләре алып килгән иде.

Авылдашларының игелекле эшләрен хуплап алучылар, аларга рәхмәт белдерүчеләр шактый булды. 23 февраль, Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан Актаныш районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылачак. Аешлылар әлеге гуманитар ярдәмгә үзләренең өлешләрен кертергә ниятләп бүген дә токмач кисү өмәсенә киләбез, диләр.

Игелекле авылдашлары - Аеш авыл җирлеге башлыгы Дилүс Әхәтов, «Магнит» кибетләр челтәрендә эшләүче Расиха Вәлиева, Хәбиевлар гаиләсе онын, йомыркасын китапханәгә күпләп китереп куйды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Теннисистка Калинская снялась с матча и покинула Australian Open — 2025






Концерт памяти Валерия Белозерова состоится в Рыбинске

Мособлдума открыла весеннюю сессию

Дачникам объяснили, какие изменения появятся в правилах для СНТ

Московская фирма планирует реконструкцию зданий на Никитина в Томске