Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Ярдәм» хәйрия фонды узган елга нәтиҗәләр ясады

0

Казанда «Ярдәм» хәйрия фондының 2024 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Бу хакта һәм шулай ук 2025 елга планнар турында блогерлар һәм журналистлар белән эшлекле кичке аш вакытында «Ярдәм» хәйрия фондының директоры Илдар Баязитов сөйләде.

«Безнең әйләнә-тирәбездә барган күп кенә әйберләр нәкъ менә җурналистларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә җәмәгатьчелектә уңай тәэсир тудыра. Әгәр дә сез безнең тормышыбыздан уңай мисалларны күрсәтсәгез, безнең тормышыбыз яхшырак һәм чистарак булачак. Без моңа ышанабыз», – дип билгеләде ул чыгышын башлау алдыннан.

Узган елны «Ярдәм» хәйрия фонды көче белән Россиянең 40 төбәгеннән һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләреннән төрле категориядәге 350 инвалид 9 курста белем ала, социализация үтә. «Дан» инклюзив спорт комплексында 500 инвалид тернәкләнү уза.

Сукырлар өчен 23,2 мең китап һәм дәреслек бастырыла һәм таратыла. Алар арасында Коръән, тәфсир китаплары, нәфис әдәбият һәм рус, татар, гарәп телләрендәге дәреслекләр бар.

«Ярдәм» хәйрия фонды 105 мең кайнар төшке аш, 2,2 мең азык-төлек җыелмасы, 60 мең ифтар-порция тарата. Корбан бәйрәме вакытында мохтаҗларга 16 тонна корбан ите һәм 60 тонна яшелчә гошер сәдакасы итеп тапшырыла.

Хәйрия фонды ярдәме белән Апаста «Һәҗәр» рухи-әхлакый үзәге, Казанның Левченко бистәсендә Коръән өйрәнү үзәге ачылды. Шулай ук хәзерге вакытта Апаста 45 малай өчен пансионат, Балтач районының Түнтәр авылында кыз балалар өчен пансионат һәм Казанда коляскада утыручылар өчен бассейнлы «Ярдәм» инклюзия үзәге төзелә.

«Түнтәрдә урнашкан пансионатта кызларны тормышка өйрәтәчәкбез. Дөньяви гыйлемне алар мәктәптә ала, ә дини гыйлем, өй эшләрен алып бару, балаларны үстерү һәм башка төрле һөнәргәргә өйрәтү пансионатта алып барылачак. Кызлар шунда торачаклар да», – диде Илдар Баязитов.

Шулай ук фондның мөһим проектларының берсе ул – махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган һәм һәлак булганнарның гаиләләре өчен «Ватанны саклаучылар гаиләләренә ярдәм» тернәкләндерү курсы.

«Без октябрь һәм ноябрь айларында махсус хәрби операциядә үлүчеләрнең гаиләләрен җыйдык. Алар арасында төрле проблемалы кешеләр бар: психологик ярдәм дә, авыр хәлдә калучылар белән сөйләшүләр да алып барыла. Алар белән эшләү өчен хәрби психологлар да җәлеп ителде», – диде фондның рәисе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Касаткина победила Томову и прошла во второй круг Открытого чемпионата Австралии






В подмосковном Реутове предотвратили нападение на школу

СК показал оружие подростка, планировавшего теракт в школе Подмосковья

Три человека пострадали в ДТП между автобусом и грузовиком в Москве

«Первая киномама»: Пересильд опубликовала редкое фото с Добровольской