Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Илфар хәзрәт Хәсәнов: Шиһабетдин Мәрҗани – өммәтебезнең һәм татар милләтенең йөзек кашы

0

Бүген Казан шәһәренең Яңа татар бистәсе зиратында бөек татар галиме, дин эшлеклесе, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдылар. Чарага дин әһелләре, журналистлар һәм шәкертләр җыелган иде. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов галимнең татар милләте һәм мөселманнар өчен бик зур мирас калдыруын билгеләде.

«Шиһабетдин Мәрҗани – мөселман өммәтенең һәм татар милләтенең йөзек кашы булып тора. Аның әсәрләре бүгенге көнгә кадәр актуаль. Ул беренчеләрдән булып, татар милләтенең монголлар түгел, ә аерым халык булуын билгеләп, үзенең әсәрләрен җиткергән. Дин мәсьәләсенә килгәндә, ул үз белеме белән фәтвалар чыгарган, 40 елдан артык Казан шәһәренең мәчетендә имам вазифасын үтәгән, мәчет янында урнашкан мәдрәсәдә шәкертләргә белем дә биргән. Кызганычка каршы, аның әлегә барлык әсәрләре дә өйрәнелеп бетмәгән, әмма галимнәребез аның олуг иҗатын торгызалар, халыкка җиткерәләр», – диде ул.

Шулай ук Илфар хәзрәт әйтүенчә, галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары һәм аларны зурлау Аллаһы Тәгаләне, аның варисларын зурлауга тиң.

Соңыннан Илфар хәзрәт Хәсәнов җыелган җәмәгать белән бергәләп дога кылды, ә Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров аятьләр укыды.

«Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Галимнәр иң дәрәҗәлеләр, алар Раббыларыннан иң күп куркучылар», – дип әйтә. Шуңа күрә ул аларны күтәрә. Гыйлем затларының, остазларыбызның каберен белү һәм аларны һәрвакыт дога белән искә алу, алар өчен Аллаһы Тәгаләдән иң өстен булган нәрсәне сорау – өстебездә булган вазыйфа, әманәт», – диде Равил хәзрәт.

Чарада «Мәрҗәни» мәчетенең элеккеге имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин дә катнашты, хәзерге вакытта ул мөфтинең ТР муниципаль берәмлекләреннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын башкара. Ул Шиһабетдин Мәрҗанине искә алу күптәнге традиция булуын әйтте, һәм яңа җитәкчелекнең дә әлеге күркәм күренешне саклауларына өметен белдерде.

«Исәннәрнең кадерен – үлгәннәрнең каберен бел», диләр. Инде күп еллар бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көнендә без зиратка җыелабыз: Коръән укыйбыз, имамнар, шәкертләр, студентлар җыела. Бу инде традициягә керде. Яңа мәчет җитәкчелеге дә бу традицияне хуплады. Мин бу даими нигездә узар дип өметләнәм. Үзеннән соң бик күп укучылар калдырган, 20дән артык китап язган бөек галимне онытырга ярамый», – дип әйтте ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Джокович сравнялся с Федерером по количеству матчей в турнирах Большого шлема






Deckhouse Kubernetes Platform возглавила рейтинг российских платформ управления контейнерами

Новые аэрогрили Hisense доступны российским потребителям

Москва надеется на освобождение россиянина Труфанова из сектора Газа

В Москве началась подготовка ко второму запуску беспилотного трамвая