Миңнеханов һәм Филимонов ТР белән Вологда өлкәсе хезмәттәшлеге турында килешү имзалады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикага эш сәфәре белән килгән Вологда өлкәсе башлыгы Георгий Филимонов белән очрашты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чара барышында Миңнеханов һәм Филимонов төбәк Хөкүмәтләре арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм аны гамәлгә ашыру планын имзалады.
«Татарстанда очрашуыбызга шатмын. Безнең төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә карата игътибарыгыз өчен сезгә рәхмәтлемен», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе кунакка.
Ул билгеләп үткәнчә, имзаланган документлар Татарстан һәм Вологда өлкәсе арасындагы элемтәләрне - бигрәк тә товар әйләнеше буенча – ныгыту өчен яхшы нигез булып хезмәт итәчәк. Әйтик, соңгы вакытта республикада әлеге өлкәгә автомобильләр, ягулык, нефть эшкәртү продуктлары, медицина кораллары һәм җиһазлар озатыла. Вологда өлкәсе Татарстанга металл прокаты җибәрә.
«Номенклатураны һәм үзара сәүдә күләмнәрен киңәйтү өчен безнең барлык мөмкинлекләр дә бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Әңгәмә барышында ул хезмәттәшлекнең тагын берничә перспективалы юнәлешен атады. Моңа шул исәптән спорт, мәдәният, туризм, уңайлы шәһәр һәм авыл мохитен үстерү һ.б. керә. «Безнең республика максатчан рәвештә инновацион һәм җитештерү инфраструктурасын формалаштыра. Без эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, кадрлар әзерләү өлкәләрендә үзара тәҗрибә алмашырга һәрвакыт әзер. Безнең төбәкләрнең шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсендә элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар», - дип өстәде ТР җитәкчесе.
Ул төбәктә яшәүче татарларга - шул исәптән аларның мәдәниятен һәм үзенчәлеген саклау мәсьәләләрендә – күрсәтелгән игътибар өчен Вологда өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Георгий Филимонов Татарстанның икътисади үсеш дәрәҗәсенә игътибар юнәлтте, шулай ук республиканың сәнәгать парклары һәм инновацион инфраструктураны үстерү мәсьәләләрендәге тәҗрибәсе белән кызыксынды. Аның сүзләренчә, Вологда өлкәсе Татарстан белән багланышларны үстерүгә карата кызыксыну белдерә.
Төбәк башлыгы сәфәр барышында Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында булыр дип көтелә.