Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстаннан махсус операциядә катнашучы хәрби өч медаль белән бүләкләнде

0

Татарстаннан Валерий исемле хәрби махсус операциядә хезмәт иткән вакытта өч медальгә – «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Батырлык өчен» һәм «Кыюлык өчен» - лаек булды.

Татарин кушаматлы хәрбигә әлеге бүләкләрне күрсәткән батырлыгы һәм сугыш хәрәкәтләре вакытында боерыкларны төгәл үтәгән өчен тапшырдылар.

Татарстанның Зәй районында яшәүче Валерий ир туганы Нарим (хәрби кушаматы – Дьявол) мобилизациягә эләккәннән соң РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән. Туганнарча ярдәмләшү аның өчен һәрвакыт өстенлек булган. Әле 2008 елда, ике ир туганы Чечняда хезмәт иткән чагында ук, Валерийның армиягә чакыру яше җиткән һәм ул, хәрби комиссариатка килеп, шунда җибәрүләрен сораган. Әмма ул чагында аны алмаганнар.

Валерий 2023 елдан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Хәзерге вакытта реабилитация уза.

  • 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итү турында контракт имзалаганда 2,2 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.

Фотоларны махсус операциядә хезмәт итүче хәрби тәкъдим итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Джокович стал рекордсменом по количеству матчей на турнирах "Большого шлема"






Собянин: 21 электроподстанцию модернизировали в Москве в 2024 году

В игре “Мир Танков” начался третий и последний этап общих тестов самого крупного обновления

Добрый знак? В московской гостинице поймали змею

Врач Кондрахин предупредил об опасности купания в проруби при нарушениях психики