Казанда югалган 19 яшьлек кызны исән килеш тапканнар
Казанда кичә өенә кайтканда югалган 19 яшьлек кызны кичә 22.30 сәгатьтә тапканнар, дип хәбәр ителә башкала мэриясенең Telegram-каналында.
«Татар-информ» агентлыгы кичә язганча, Казанның полиция бүлегенә бер хатын-кыз 19 яшьлек кызы югалуы хакында хәбәр иткән.
Шәһәрнең Совет районы хакимияте мәгълүматларыннан күренгәнчә, Алинә исемле кыз Сеченов урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан «Добрая Казань» бинасыннан киткән һәм соңгы такыр элемтәгә 15.45 сәгатьтә чыккан. Соңрак кызның табылуы билгеле булды.