Татарстанда соңгы айда беренче тапкыр бензин бәясе артмаган
Татарстанда 9-13 гыйнварда бензинның бер генә маркасы да кыйммәтләнмәгән. Татарстанстат статистикасы буенча, Аи-92 маркалы бензинның 1 литры элеккечә 53,01 сум, ә АИ-95 маркалысы 56,9 сум тора. Бәяләр хәтта АИ-98 маркалы ягулыкныкы да үзгәрмәгән, аның 1 литры өчен 80,63 сум түләргә кирәк.
Бердәнбер ягулыкның, яки «дизель»нең бәясе арткан. Бу чорда ул 6 тиенгә яки 1 литры 65,31 сумга кадәр кыйммәтләнгән.
Элегрәк бензин республикада декабрь дәвамында атна саен диярлек кыйммәтләнә иде. Шулай итеп, 1 декабрьдә дизель ягулыгының 1 литры 64,49 сум, АИ-92 маркалы бензин 52,63 сум, АИ-95 маркалысы 56,74 сум, ә АИ-98 маркалысы 78,62 сум торган.
Әмма 17 декабрьдән бәяләр үсеше акрынайды һәм 23 декабрьгә АИ-92 маркалы бензинның 1 литры 52,86 сум (23 көндә +0,44 процент), АИ-95 маркалысы 56,79 сум (+0,1 процент), АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалылары 79,77 сум (+0,2 процент), ә «дизель» 65,18 сум (+1,07 процент) булган.