Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык хакында кисәтте
Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстанда янә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
18 гыйнварда, төнлә һәм иртән республикада һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк.
Моннан тыш, төбәктә төнлә һәм көндез (ТР башкаласында – төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә) бозлавык барлыкка килүе ихтимал.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда атна ахырына кадәр тотрыксыз һава торышы сакланачагы хакында хәбәр иткән иде.