Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дума вәкиле пенсиягә өстәмә индексация февральгә кадәр үткәрелергә мөмкин икәнен әйтте

0

Россия Хөкүмәте агымдагы елның феврале башланганчы ук, 2024 елгы инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, иминият пенсияләрен өстәмә индексацияләү турында карар кабул итәргә мөмкин. РФ Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә инфляция 2024 ел нәтиҗәләре буенча 9,52 процент тәшкил итте. Әмма эшләмәүче пенсионерларның да, эшләүчеләренең дә иминият пенсияләре 2025 елның гыйнварында 7,3 процентка гына индексацияләнде.

«Хөкүмәтнең вәкаләтләрен исәпкә алып, агымдагы елның 1 февраленә кадәр иминият пенсияләрен өстәмә индексацияләү турында хәбәр көтелә. Өстәмә рәвештә арттыру проценты еллык инфляция һәм инде үткәрелгән индексация арасындагы аерманы, ягъни 2,22 процент тәшкил итәчәк», - дип ачыклык кертте Бессараб.

Элегрәк РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков февральдә иминият пенсияләренең өстәмә рәвештә 2024 елның фактик инфляциясенә кадәр арттырылачагы хакында хәбәр иткән иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Юлия Путинцева

Всегда непросто. Первая ракетка России объяснила победу над Путинцевой






Водитель на авто въехал в магазин и разбил витрину в Иркутске

Эксперт указала на вред употребления алкоголя перед купанием в проруби

В январе разработчики MMO Soulframe проведут стрим на котором расскажут о текущем состоянии игры

Сергей Собянин. Главное за день