Крещение бәйрәмендә Татарстанда томан һәм көчле бозлавык көтелә
Иртәгә, 19 гыйнварда, Татарстанда тагын һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Аерым алганда, якшәмбе төнлә һәм иртән республикада, шулай ук Казанда урыны белән томан төшәчәк.
Моннан тыш, төнлә һәм көндез бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы атна ахырына кадәр төбәктә тотрыксыз һава торышы сакланачагы хакында хәбәр иткән иде.