Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Нурлатта махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен тагын бер ярдәм кабул итү пункты ачылды

0

Нурлатта махсус операциядә катнашучыларга шефлык ярдәме кабул итү өчен тагын бер пункт ачылды. Ул шәһәрнең үзәк өлешендә — Гыйматдинов урамындагы үзәк базар бинасында урнашкан. Нурлат кешеләре кирәкле әйберләрне алып киләләр инде.

Әфганстандагы сугышта катнашучы Айрат Гәрәев ике тулы пакет белән килде. Ул «Барысы да җиңүе өчен - Нурлат» фондының актив катнашучысы Рафаэль Җиһаншинга төрле үлчәмдәге оекбаш һәм аяк киеме эченә салына торган әйберләр тапшырды.

«Монда гуманитарка кабул итү пункты ачылганын белдем һәм керергә булдым. Буш кул белән килмәдем», - диде ул.

Фронтта нәрсә кирәк икәнен Рафаэль шәхсән үзе белә: ул алгы сызыкка якташлары янына берничә тапкыр барган һәм хәзер чираттагы сәфәргә әзерләнә.

«Монда менә болгарка, бензопила, кабель – бу хәрбиләр үзләре сораган кирәк-яраклар. Тартмаларда окоп шәмнәре, витаминлы һәм салкын тигәндә эчә торган чәйләр. Аларны Иске Чаллыда яшәүчеләр әзерләгән, монда Әлмәттән китерелгән ярдәм тора. Бер егет, ул Санкт-Петербургта яши һәм эшли, азык-төлек җыелмасы һәм квадрокоптер тапшырган. Безнең пункт турында социаль челтәрләрдән укып белгән», — дип уртаклашты Рафаэль Җиһаншин.

«Барысы да Җиңү өчен» фонды күптән түгел булдырылган, бу вакыт эчендә аның вәкилләре уннан артык сәфәр кылды, шул исәптән Курск һәм Белгород өлкәләренә. Ярдәм җыю пунктын ачу турында күптән уйланалар иде.

«Безнең төп бурычыбыз — частьта Нурлаттан бер, ике хәрби генә булган, ягъни беркайчан да нурлатлылардан гуманитар ярдәм алмаганнарга ярдәм илтү. Шулай ук хәрбиләрнең үтенечләрен үтәргә тырышабыз», — дип сөйләде фонд җитәкчесе Ришат Сафиуллин.

Локаль конфликтларда катнашучылар җәмгыятенең актив әгъзасы — махсус хәрби операциядә катнашучы Роман Чахмахчев, җәй ялга кайткач, мондый пунктны ачу идеясен тәкъдим итте, дип сөйләде. «Без Роман Саввичка бушлай бина биргәне өчен рәхмәтле», — дип белдерде Сафиуллин.

Бина патриотик стильдә бизәлгән. Пункт көн саен 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип планлаштырыла.

Теләге булган һәркем хәрбиләр өчен әйберләр тапшыра алачак. Шушы көннәрдә Айрат Гәрәев янә бирегә киләчәк — носилкаларның яңа партиясе әзер була.

«Моңа кадәр тәгәрмәчле носилка ясадым, хәзер башканы сорыйлар. «Актив озын гомер үзәге» кызларына яхшы материал, брезент тапшырдылар. Күчмә носилкалар пластмасса тоткалы була», – диде ул.

Яңа ярдәм җыю ноктасында исемле посылкалар гына түгел, азык-төлек, медикаментлар һәм фронт өчен кирәкле барлык әйберләр дә кабул ителә. Рафаэль Җиһаншин әйтүенчә, әлегә хәрбиләрнең язмышына, «безнең илдә барган хәлләргә битараф булмаган кешеләр бар, Җиңү безнең кулда булачагына ышанырга мөмкин».

Ярдәмне кабул итү пункты Үзәк базар территориясендә урнашкан: Нурлат, Гыйматдинов ур., 52 йорт. Тулырак мәгълүматны 8-927-247-48-18, 8-937-293-19-36 телефоннары аша белергә була.

Материал Сирень Самерханова ярдәме белән әзерләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Дарья Касаткина

«Сучка». Уроженка Москвы отреагировала на поражение от Касаткиной на Australian Open






СЕНСАЦИОННАЯ ДОРАБОТКА РАКЕТЫ "ОРЕШНИК". "Z" и "Аз" НЕЙРО ОРУДИЕ В НЛП СВО. Владимир Путин, Дональд Трамп, НОВОСТИ. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

"95% работы связано с прижизненной диагностикой": разбираем мифы и сложности работы вместе со специалистом из Сыктывкара

«Без мужчин и посторонних глаз!»: В Москве открылись халяльные фитнес-клубы для мусульманок, прикрывающиеся Шариатом

Türkiye Today: новые власти Сирии запретили ввоз товаров из РФ, Израиля и Ирана