Киләсе атнада Путин берничә халыкара сөйләшү уздырырга планлаштыра
Киләсе атнада Россия Президенты Владимир Путин берничә халыкара сөйләшү уздырачак. Бу хакта «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында әйтелә, аның бер өлешен алып баручы Павел Зарубин Телеграм-каналында урнаштырган.
«Президент планында халыкара элемтәләр дә бар. Һәм билгеле сәбәпләр аркасында киләсе атнада аларга бик җентекле игътибар булачак», – дип әйтә ВГТРК журналисты, нәкъ менә нинди сөйләшүләр турында сүз баруына ачыклык кертми.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы Мәскәү дәүләт университетының попечительләр советы утырышын да уздырачак. Быел илнең төп университетына 270 ел тула.
Шулай ук Путин Хөкүмәт әгъзалары белән икътисади мәсьәләләргә багышланган утырыш һәм Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышын уздырачак.