Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Зәй районы Сармашбаш авылында хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кистеләр

0

Зәй районы Сармашбаш авыл халкы янә «Игелек кыл!» хәйрия акциясе оештырып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәрү өчен 80 йомыркага токмач кисте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Бу көннәрдә авыл апалары Нурия Сафина, Альмира Аблиева, Наилә Арсланова, Йолдыз Красовская, Тәбрия Вәлиева, Тәнзилә Садыйкова, Мөнҗия Нәҗметдинова, Рәшидә Кашапова, Алсу Миңнуллина, Римма Филиппова мәдәният йортына җыелып, токмач басып әзерләде. Гөлнур Сәлахова һәм Сәлим Арсланов токмач өчен йомырка бирде.

Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагыналар. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле апалар. Бердәм булганда, эш тә җиңел бара, ди алар. Теләкләре бер — хәрбиләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын.

«Бергә эшләгәч, тиз инде. Берәүләр баса, икенчеләр киптереп тора, кисүчеләр дә тиз эшли. Ардырмый да. Киресенчә, бердәм булганда һәм бергә җыелышып эшләгәндә эш җиңел бара. Егетләр исән-имин генә кайтсын», — ди токмач басарга килүче хатын-кызлар.

Фото: © Зәй районы Сармашбаш авылы клубыннан




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Хавбек "Пари НН" Калинский: Синнер - адекватный парень, одобряю выбор сестры






Московский зоопарк: китайцы подарили вязаных мишек и самолетик семье панд

Пермяк засудил начальницу, которая названивала ему по ночам, мешая зачать ребенка

Адвокат Юркин арестован по делу экс-гендиректора «Фонбет» Анохина до 29 марта

Девятилетняя москвичка перевела мошенникам 780 тысяч рублей со счетов родителей