Дүшәмбе көнне Татарстанда җепшек кар һәм бозлавык фаразлана
Дүшәмбе, 20 гыйнварда, Татарстанда янә җепшек кар явачак. Синоптиклар шулай ук татарстанлыларны кайбер районнардагы юлларда бозлавык булуы турында кисәтә.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, җил көнбатыш, төньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән ул 14 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез температура 0..-4 градус тәшкил итә.