Татарстанлыларны пилотсыз очкыч һөҗүмнәре видеоларын урнаштыруны тыю турында кисәттеләр
Пилотсыз очкычлар һөҗүме очрагында очышлар төшерелгән видеоларны интернетта таратмаска кирәк, чөнки теләсә нинди ориентирлар буенча аның урынын билгеләргә мөмкин. Һәм бернинди очракта да һава һөҗүмнәреннән саклану системалары эше төшерелгән видеоларны урнаштырырга ярамый.
«Бу аларның урнашу урыннарын ача, очышларга үзгәреш кертергә ярдәм итә һәм сезнең куркынычсызлыгыгызга яный», – дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Әгәр дә күктә шикле объект күрсәгез - аның турында 112 телефоны яки «Радар.НФ» кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.