Лениногорск укытучысы хезмәттәшләре белән хәрбиләргә шифалы чәйләр әзерли
Лениногорск шәһәренең 3нче мәктәбендә укытучы булып эшләүче Резедә Мөхетдинова волонтерлык хәрәкәтендә, хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрбиләргә булышучылар рәтенә кушылды. 2022 елның сентябрендә мобилизация игълан ителеп, ир-егетләргә повестка биргәч, иң беренче аларны Казанга хәрби өйрәнүләргә җибәрделәр. Шул чакта өчпочмаклар пешереп, Казан ЭКСПОга барганнар иде алар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
«Бу хәлләр шулай озакка сузылыр дип уйламаган идек. Шушы еллар эчендә ярдәм итүнең төрлесенә кушылырга туры килде, төрле эш алымнарына да өйрәндек», - ди Резедә Мөхетдинов.
Әнә күптән түгел фатирында пакетларга шифалы үлән чәйләре тутыру эшен башлап җибәргән. Аңа ярдәмгә 3нче мәктәптән Алсу Булатовна белән улы Раян килгән. Раян 3нче мәктәптә, башлангычта укыса да, мондый вакытта ярдәм итәргә кирәген аңлый. Бер утыруда 280 пакет ясап куйганнар. «700ләп ясап булса, яхшы булыр иде», - ди ул. Резедә ханым мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, гөлҗимеш, бөтнек, юкә чәчәге кебек үләннәрне аерым чәй пакетларына тутыра икән, кемгә нинди үлән ошый, кемгә кайсысы кирәк.
Сохари ясап, аларны кечкенә, өсте ябулы пакетларга тутырып та тапшырган. Шулай ук окоп шәмнәре ясап караганы да бар аның. «Окоп шәмнәрен ясауга лаеклы ялдагы укытучы Ирина Алексеевна үз өлешен кертте», - ди Резедә ханым. Шәм ясаганда калай банкаларны укучылар алып килгән. Парафинны үзе сатып алган. «Шушы парафин бәясен дә арттырып куйдылар әле», - ди.
Токмач кисү эше дә читтә калмады: сеңлесе белән токмач кисеп, алгы сызыкка җибәрделәр. Шулай ук токмачны хезмәттәшләре 11нче гимназиядән Зөлфирә Әгъләмовна, 7нче мәктәптән Рәмзия Хәмитовна белән кисеп, пластик савытларга салып, хәтта «Без бергә» дигән наклейкалар ябыштырып озаттылар.
«Коллегаларым бик шәфкатьле, ярдәмчел, әнә 4нче мәктәп укытучысы Зилә Сәгыйтовна хәрбиләргә дип борщ банкалары әзерләде. Аларга да «Без бергә» дигән наклейкалар ябыштырдык. Хәрбиләребез бергә икәнебезне тойсыннар», - ди Резедә Мөхитдинова.
Ул шулай ук мәктәптә шушы белем йортын тәмамлаган чыгарылыш егетләренә, укучыларның хәрби операциягә киткән әтиләренә, абыйларына исемле посылкалар ясап, төргәкләп җибәрү эшен дә бер авырсынмыйча башкара. Ә исемле посылкаларның күләме һәм авырлыгы шактый, чөнки аның эченә бик күп кирәкле әйберләр, азык-төлек, гигиена һәм дезинфекция чаралары, окоп шәмнәре салынган була.
«Укучыларга хәрби операциядәге солдатларга хат язабызмы диюгә, барысы да теләп, тырыша-тырыша, хат язарга, рәсем ясарга тотыналар, нык активлык күрсәтәләр. Бәйрәмгә багышланган хатлар булганда, патриотик темага рәсемнәр ясыйлар», - дип сөйли ул мәктәптә «Солдатка хат» акциясен оештыруы турында.
Фото: Резедә Мөхетдинова