Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Камал театры бинасы «Туган тел» җыры белән ачылды

0

Камал театрының яңа бинасы «Туган тел» җыры һәм Татарстанның халык артисты Илдус Əхмәтҗанов башкаруында Тукайның «Театр» шигыре белән башланып китте.

«Үзеңне ювелир бизәнү әйбере эчендә кебек хис итәсең», - дип соклану сүзләреннән башлады чыгышын Россия мәдәният министры Ольга Любимова.

«Бу театр ачылу тантанасы бөтен Россия өчен зур вакыйга», – диде Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков. Котлау сүзләре белән шулай ук Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.

«Безнең иҗади потенциалыбыз бар. Без үз эшебезне башкардык. Хәзер инде сез безне сокландырыгыз», - диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов труппага карап.

Татарстан Республикасы һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев символик ачкычны яшь буын вәкиленә тапшырды. «Артист мәңге яшь була алмый. Əмма театр гел яшь булырга тиеш», – диде ул.

Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы белән дәвам итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Даниил Медведев выступит на турнире категории ATP-250 в Марселе






«Китайский Новый год в Москве»: яркие традиции Востока на Никольской улице

Пабло Солари вылетел в Москву на медосмотр перед переходом в «Спартак»

Легендарный ЗИМ в хорошем состоянии — всего за 2 млн рублей?

Власти хотят забрать часть незаконно приватизированных земель в Рузе