Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Миләүшә Хәбетдинова Шәехзадә Бабичның Нәкый Исәнбәткә язган төп нөсхә хатын күрсәтте

0

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәткә язылган төп нөсхә хатын тәкъдим итте.

«Нәкый Исәнбәт «Хәсәния» мәдрәсәсендә укыганда шагыйрь булып таныла. Аның янына кунакка ике шәкерт килеп китә. Ике кеше Исәнбәтнең шигырь дәфтәрен алып китәләр. Абыйсы Закир кайткач, Нәкыйне: «Син нәрсә эшләдең, бер белмәгән кешеләргә нигә дәфтәреңне бирдең?» – дип тәнкыйтьли. Өч ай узгач, бер егет килә һәм шул кулъязмаларны кире кайтара. Шунда Бабичның Исәнбәткә язылган хаты килеп чыга», - дип аңлатты галимә.

Аның әйтүенчә, бу хат – Нәкый Исәнбәткә атап язылган хәер-фатиха. «Бу хат рецензия буларак кабул ителә. Ул Нәкый Исәнбәт китапларында фәнни әйләнешкә фото буларак кертелгән. Ләкин минем бу хатны сезгә күрсәтәсем килде», - диде Миләүшә Хәбетдинова Шәехзадә Бабичның 130 еллыгына багышланган ачык лекциядән соң.

«Галия» мәдрәсәсе шәкерте Шәехзадә Бабич Габдулла Тукайга алмашка яңа буын шәхесләрен тәрбияли башлый һәм Нәкый Исәнбәтнең таба. «Мин сиңа ышанам, Әхмәтнәкый», - дип, казах кардәше белән истәлекле хатны язып җибәрә. Нәкый Исәнбәт гомере буе бу хәер-фатихага тугры кала һәм рәхмәтле була. Бабич та, Исәнбәт тә – Тукай шәкертләре. Ике шәкерт очраша, икесе дә әдәбиятка кереп китә», - диде галимә.

Шәехзадә Бабичның хаты кирилл графикасына күчерелде: «Яшә, Нәкый! Мин сине тәбрик итәм шигырең белән, Әхмәт Нәкый! Бик шат улдым, мәмнүн улдым мин сиңа, рәхмәт, Нәкый! Мин өметлемен миңа, истикбалең парлак синең, һәм булачак (инша Алла) мәртәбәң «чарлак» синең... Ихтирам илә кардәшеңез Ш.Бабичев».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Даниил Медведев выступит на турнире категории ATP-250 в Марселе






В МИДе назвали некорректными акценты генсека ООН в выступлении о жертвах холокоста

Посмертное признание: Роман Мадянов удостоен «Золотого орла» за последнюю роль в кино

Более 500 коллективов объединил конкурс народного творчества в Предгорном округе

В Подмосковье мужчина попал под поезд и выжил