Олег Кинҗәгулов Коллегия утырышында театрларны техник җиһазлау проблемаларын күтәрде
Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Татарстан Республикасы мәдәният учрежлениеләрен техник яктан җиһазлауны оештыру һәм контрольдә тоту буенча идарәсе компания булдыру тәкъдиме белән чыкты.
«Бу килеп туган проблемаларын хәл итү өчен генә түгел, аларны булдырмас өчен ярдәм итәр иде. Бу эшнең бер юнәлеше җиһазларның торышына мониторинг ясау, җиһазлар өчен кирәк-яракларның оригиналларын сатып алуны оештыру, техниканы һәм инженерлык коммуникацияләрен модернизацияләү стратегиясен булдыру тора», диде ул Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында.
Олег Кинҗәгулов Чаллы театрында сәхнә җиһазларын эксплуатацияләү барышында килеп туган кайбер проблемалар белән дә бүлеште.
«Яңа бина өчен дөнья стандартларына туры килгән заманча сәхнә җиһазлары алынган иде. Ут һәм тавыш приборлары Европадан һәм Америкадан кайтартылды. Хәзер импортны алыштыру проблемалары килеп туды. Мәсәлән, кайбер прожекторларыбыз өчен кирәк-яракны кайтарту проблемасы килеп чыкты», дип сөйләде ул.
Олег Кинҗәгулов техник җиһазларга бәйле проблемаларны санап үтте. Мәсәлән, ут һәм тавыш белән идарә итү системалары Windows программа тәэминатына көйләнгән, аналоглар белән эшләгәндә блокировкалану куркынычы бар. Янгын куркынычсызлыгы системасы, суыту һәм инженерлык челтәре системасы өчен квалификацияле белгечләр кирәк, театрда алар юк.
«Техник проблемаларны чишү мәдәни продукт сыйфатын күтәрүнед аерылгысыз өлеше булып тора. Заманча технологияләр мәдәни әсәр булдыру һәм аны камилләштерүдә зур роль уйный. Мәдәни контентның актуальлеген саклау өчентехник чишелешләрнең сыйфатына һәм инновацияләргә әһәмият бирергә кирәк. Чөнки шул вакытта гына мәдәни продукт вакыт таләбенә һәм аудитория теләгенә җавап бирә ала», дип нәтиҗә ясады сәнгать җитәкчесе.
- Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова һәм башка зур кунаклар катнашында Камал театрының яңа бинасы рәсми ачылды. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы белән дәвам итте.