Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Салих Сәйдәшев музеенда җырчы Азат Аббасовның 100 еллыгына багышланган концерт була

0

Иртәгә 18.30 сәгатьтә Татарстанның Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музеенда 1950-1990 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булган, СССРның халык артисты Азат Аббасовның 100 еллыгына багышланган классик музыка концерты була.

«Концертта Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал кафедрасы студентлары катнашачак. Чит ил һәм рус композиторларының арияләре һәм романслары, татар академик һәм халык музыкасы яңгыраячак. Музейдагы һәр чарада сакланган традиция буенча Салих Сәйдәшев әсәрләре дә яңгыраячак», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Музей кунакларына Азат Аббасов тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләячәкләр, сирәк архив фотоларын һәм видеоязмалар күреп булачак, диелә хәбәрдә.

Концертта Әлфинур Баһаветдинова, Рамилә Шәмсемөхәммәтова, Милена Муллашова, Алена Лунина, Юй Пэн, Цай Цзяи, Дэн Юй катнашачак. Концертмейстерлар – Мария Хәйруллина, Вероника Шушлебина, Татьяна Гейдарова, Баян партиясе – Нәфис Шәйдуллин.

  • Азат Зиннәт улы Аббасов – татар опера җырчысы, тенор. 1925 елның 19 гыйнварында Алабугада туа. 1944 елда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы Милли опера студиясенә укырга керә. 1950 елда С.Н.Стрельцовның җыр классын бетергәннән соң Казанга кайта. 1950-1990 елларда - Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты. Операның әйдәп баручы солистларының берсе буларак, театр спектакльләрендә йөздән артык партия башкара. Азат Габбасов 2006 елның 11 октябрендә Казанда вафат була. Казанның Яңа Татар бистәсендә урнашкан татар зиратында җирләнгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова уступила Соболенко в ¼ финала Australian Open






Что известно о русской девушке, с которой был замечен Джаред Лето

Какой сегодня праздник: 22 января – День попкорна

Жека отметит 25-летие на сцене большим юбилейным концертом в Москве

Пелагея опубликовала редкие фото дочки, которую воспитывает одна: «Счастье защищать, утешать, помогать»