Кукмарада «Форпост» активистлары балалар бакчасында кар көрәргә ярдәм иткән
Кукмарада «Форпост» активистлары «Чулпан» балалар бакчасы территориясен кардан чистартырга җыелды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
«Без бүгенге акцияне «Кар десанты» дип атадык. Аның кысаларында балалар белән өлкәннәргә кар көрәргә булышабыз. Ә бу юлы балалар бакчасына килергә уйладык. Чөнки балалар саф һавада йөрергә, уйнарга яраталар. Аларга уңайлы булсын дип, территорияләрен тәртипкә китерәбез, ягъни кардан чистартабыз. Әлеге акция «Форпост» үзәге тарафыннан үткән ел оештырылган булган, һәм без бу традицияне бозарга теләмәдек, быел да дәвам иттек. Гомумән, безнең үзәк профилактик чаралар белән актив шөгыльләнә, җәмәгать эшләрендә, төрле акцияләрдә катнаша», — дип сөйләде районның «Форпост» үзәге җитәкчесе Анна Караваева.
Бүгенге чарага 3нче урта мәктәпнең 8 сыйныф укучылары җәлеп ителгән.
«Кар көрәргә үзебезнең бердәм, дус сыйныфыбыз белән чыктык. Бу хезмәтнең авырлыгын күрмибез, эшләп торганда салкын да түгел. Гадәттә, җәмәгать эшләрендә дәресләр беткәннән соң катнашабыз, шуңа күрә укуга комачау итми», — диде 3нче урта мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Артур Мөхәммәтшин.
Балалар бакчасында территорияне кардан чистарту өчен махсус билгеләнгән кеше юк, шуңа күрә аларга бу эшне үз көчләре белән җиңәргә туры килә.
«Форпост» активистларының ярдәмен сөенеп кабул иттек. 3нче урта мәктәп укучыларына рәхмәттән башка сүз юк. Башка елларны әти-әниләр кар көрәргә булыша иде. Форпостлылар бу изге эшне алга таба да дәвам итсеннәр, безгә дә, өлкәннәргә дә ярдәм кулы сузсыннар иде», — диде «Чулпан» балалар бакчасы мөдире Чулпан Ильина.